erid:2VtzquqpS7d
Арчалар теплоходта сәяхәткә чыгып киттеләр
Арча яңалыклары

Арчалар теплоходта сәяхәткә чыгып киттеләр

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) ялны оештыра белә.

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгьзалары - укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр өч көнлек сәяхәткә чыгып киттеләр. Безнең районнан барысы 19 кеше. Бүген юлга кузгалдылар. Иртәгә Түбән Новгород шәһәренә килеп җитәселәр. Теплоходта күңелле. Программа эчтәлекле төзелгән. Концертлар, караоке, кино, мастер-класслар... Новгордта тагын сәяхәтләр оештырылачак. Күңелле яллар телибез!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев