Бәйрәм белән котлыйлар
Арча районы мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә хатлар һәм яңа ел белән котлау открыткалары язды. Район халкы Яңа елга бүләкләр җыюга да үзләреннән зур өлеш кертте.
- Сезнең хатларыгыз һәм гуманитар ярдәм килеп җитә. Хатларны яратып укыйбыз һәм шатланабыз. Арча районы халкына зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз. Без җиңәчәкбез, - дип видео да җибәргән егетләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев