erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 5нче гимназиясе укучысы Республика ГТО конкурсында җиңүче булды
Арча яңалыклары

Арчаның 5нче гимназиясе укучысы Республика ГТО конкурсында җиңүче булды

Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура‑спорт комплексы проектларының республика конкурсына йомгак ясалды.

Арча районы 5 нче гимназиясенең 2 «А» сыйныфы укучысы Лиана Исмәгыйлева конкурста җиңүче булды. Аның проекты бөтен республикадан килгән күпсанлы эшләр арасында жюри тарафыннан билгеләп үтелде һәм үз категориясендә иң яхшысы дип танылды.

Конкурс талантлы һәм актив балаларны ачыклап кына калмый, үсеп килүче буында ил тарихына хөрмәт, хезмәт кыйммәтен аңлау һәм Ватанны сакларга әзер булуны формалаштырырга да ярдәм итә. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы темасы спорт казанышларының патриотик тәрбия белән бәйләнешен аеруча ассызыклады: физик әзерлек һәм рух көче Ватанга хезмәт итүнең мөһим өлеше булды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев