Арчаның 6 нчы мәктәбе «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары арасында уздырылган республика бәйгесендә иң югары бүләккә – Гран-прига лаек булды.
Бәйгенең республика этабы 19 апрель көнне Саба районында узды. Республика мәктәпләренең иң яхшы сыйныфлары мәктәп коллективының, укытучыларның һәм ата-аналарның бердәм, максатчан эшчәнлеген күрсәтте.
Ришад Сәйфетдинов җитәкчелегендәге Арча 6 мәктәбенең 8В сыйныфы һәм аның ата-аналар комитеты Республикада иң яхшысы дип танылды.
Бәйге кысаларында катнашучылар ата-аналар комитетларының эш тәҗрибәсен, гаилә һәм мәктәп арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Арчаның 6 нчы мәктәбе бу юнәлештә үзенең көчле булуын янә бер кат раслады.
Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, мәктәп директоры Филсинә Закирова, укытучылар, әти-әниләр, укучылар чәчәчәкләр һәм котлау сүзләре белән каршы алды.
Нет комментариев