erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 6нчы мәктәбендә 1нче сыйныфка укырга керүчеләргә уку әсбәпләре тутырылган букчалар тапшырдылар
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә 1нче сыйныфка укырга керүчеләргә уку әсбәпләре тутырылган букчалар тапшырдылар

Мәктәптә тулы бер бәйрәм булды.

РФның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм район башлыгы Илшат Нуриев килде. Балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне киләсе яңа уку елы белән котладылар, уңышлар теләделәр. Мәктәп коллективы күңелле сәхнә күренеше әзерләгән иде. 1нче сыйныфка баручы балаларга да кызык булды. Чебурашка, крокодил Гена да килде. Балаларга дәү абыйлары матур мәктәп сумкалары тапшырды. Аннан бергәләп фотога төштеләр.  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев