erid:2VtzquqpS7d
Арчаның Г.Тукай исемендәге рухи - мәгърифәт үзәгендә ифтар
Арча яңалыклары

Арчаның Г.Тукай исемендәге рухи - мәгърифәт үзәгендә ифтар

Арча мөхтәсибәте Рамазан ае башланганнан бирле көн саен ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесе уздыра.

Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә ифтар уздыру матур традициягә әверелде.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин белдергәнчә, ифтарларда көн саен йөздән артык кеше катнаша. Аны аерым иганәчеләр ярдәмендә оештыралар. Мәрхәмәтле райондашлар авыз ачтыру өчен чират торалар икән. Димәк, исламның якты нуры кешеләр күңеленә елдан-ел ныграк үтеп керә.

Ә мондый мәҗлесләр үткәрү өчен үзәктә бөтен шартлар да тудырылган: үзенең ашханәсе, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллары булдырылган.

Бүгенге табынны Әсхәт хәзрәт Абдуллинның үтемле вәгазе тагын да ямьләндереп җибәрде. Соңыннан район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръән аятьләре укып дога кылды һәм ифтарларны үткәрүгә өлеше кергән һәркемгә изге теләкләрен җиткерде.

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, хөрмәтле дин кардәшләр!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев