erid:2VtzquqpS7d
Арчаның яшь көрәшчеләре Актаныштан медальләр белән кайтты
Арча яңалыклары

Арчаның яшь көрәшчеләре Актаныштан медальләр белән кайтты

25-27 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстанның беренче президенты кубогына традицион көрәш турниры үтте.

Әлеге ярышта 46 командадан 447 яшүсмер бил алышты. 

Арча районы командасы Чаллы,  Әлмәт командаларын гына уздырып,  3 нче урын алып кайтты. 

Шәхси беренчелектә Минуллин Раяз (36 кг,  Яңа Кырлай мәктәбе,  тренеры Саляхов М.Р.), Ахмедзянов Руслан (40 кг,  5 нче гимназия,  тренеры Хакимзянов Р.Р.), 
Файзрахманов Аяз (43 кг,  Ашытбаш мәктәбе,  тренеры Саляхов М.Р.) алтын, 
Галләмов Данил (65 кг,  АПК, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) көмеш һәм Галяутдинов Ильназ (36 кг,  Лесхоз мәктәбе,  тренеры Аскаров И.И.), Мухаметшин Ильяр (50 кг, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) бронза медальләргә лаек булдылар. 

Көрәшчеләрне һәм тренерларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев