21 июньдә Арчада “Хәтер шәме” акциясе узачак
21 июнь көнне 20 сәгатьтә Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган “Хәтер шәме” акциясе үткәреләчәк. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов үзенең MAX-каналында хәбәр итә.
“Акция барышында кабызылган шәмнәр сугыш еллары корбаннары истәлегенә хөрмәт билгесе булачак. Чара һәркемгә тарихны барлау, гаилә хәтерен яңарту һәм тыныч тормышның кадерен тагын бер кат аңлау мөмкинлеге бирә”, – диелә хәбәрдә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев