erid:2VtzquqpS7d
Арчада салым һәм җыемнарны гамәлдән чыгаралар
Арча яңалыклары

Арчада салым һәм җыемнарны гамәлдән чыгаралар

Бүген район Советы кайбер салым һәм җыемнар буенча бурычларны гамәлдән чыгару тәртибе турында карар кабул итте.

Мондый тәкъдим белән район Советының чираттан тыш 37 нче утырышында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыкты. Ул 90 нчы елларда предприятие,оешмаларга билгеләнгән җирле салым һәм җыемнар буенча әлегә кадәр сакланып килүче бурычларны юкка чыгару тәртибен расларга чакырды. Моннан  тыш депутатлар район Советының элегрәк кабул ителгән карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне дә хупладылар. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.


Нет комментариев