erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча автобусларына -- куар код белән

Арчада йөри торган "Арча АТПсы" автобусында Арчадан станциягә төшеп мендем.

Хастаханә тукталышыннан автобуска кердем. Алдан ук куар-код күрсәтер өчен телефон-смартфонымны әзерләп куйдым. Автобуста кеше күп түгел. Таныш кондуктор иде. Керүгә куар-кодны күрсәттем. "Куар-код булмаса, автобустан төшереп калдырасызмы?" -- дип сорадым. "Төшереп калдырабыз, куар-код булмаса, җәяү йөриләр инде...", -- диде кондуктор. "Теләсә нәрсә әйтеп, кыйнап төшеп китмиләрме?" -- дип тә сорадым. "Ю-у-ук", -- диде кондуктор. Пассажирлар азайдымы, дигән сорауга 40 процентка, дигән җавап ишеттем. Кычкырып сөйләшкәч, кайбер пассажирлар да сүзгә кушылды. Куар-кодың булмаса, җәяү йөрисең инде дигәннән, "Ярый ла барасы җирең якын булса, ара ерак булырга мөмкин бит, дип сүзгә кушылды бер ир кеше. -- Мәсәлән, Айванга". Аңа җавап итеп икенче берәү: "Айванга гомер буе җәяү йөрдек әле, сәламәт кенә булдык, ара ерак түгел, 2-3км. инде ул!", -- диде.

Арча станциясеннән менгәндә бер яшь кенә егет автобуска керде. "Миңа әле 18 яшь юк", -- диде ул. "Паспортыңны күрсәт", -- диде кондуктор. Прививканың 18 яшь тулгач кына ясатылуын беләбез. Балаларга куар-код кирәкми. Ә бу очракта, дөрестән дә, егеткә 18 яшь тулганмы-юкмы каян беләсең. Озын буйлы егет. Паспорт 14 яшьтән бирелә. Бу очракта яныңда паспортың булуы шарт булып тора инде. Шәхесне дәлилләүче документта һичшиксез рәсем булырга тиеш. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X