erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалары бүләкләнде

“Мин Арча баласы” дип горур әйтүче яшьләр узган атнада район Мәдәният йортына җыелды. Районыбызның матурлыгын, үзенчәлеген, тирән тарихын бәян итүче сәләтле укучылар сәхнә түренә чакырылды.

 

Арча Укучылар сарае тарафыннан ел ярым элек башлап җибәрелгән онлайн проект, бүген яңадан-яңа борылышлар алып, республикакүләм танылып бара. “Мин Арча баласы” проектын пандемия чорында башлап җибәргән идек. Гадәти итеп аралаша алмагач, онлайн форматта булса да укучыларыбыз белән элемтәдә торырга булдык. Инстаграм социаль челтәрендә төрледән-төрле бәйгеләр оештырдык. Укучыларыбыз бик теләп катнашты. Әнә шулай башланып киткән проектның бүген икенче сезонын яптык”, – диде Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. Инде башка районнарның да шундый ук проект башларга планлаштыруларын әйтеп үтте ул.

Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. “Әлеге проект кысаларында сез, яшьләр, райондашларны районыбыз тарихы, аның гореф-гадәтләре, истәлекле урыннары белән  таныштырасыз. Бу зур мактауга лаек. Сез Арчаның киләчәге өчен битараф булмавыгызны күрсәтәсез. Шушы актив позициягезне алга таба да алып барасыгызга ышанып калам”, – диде ул катнашучыларга.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Юлия Хәкимова җиңүчеләрне бүләкләделәр һәм оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Проектның бу сезонында барысы 600 бала катнашты. Видеороликлар, фотосурәтләр, ребуслар – социаль челтәрдә барган бәйгеләр. Моннан тыш, укучылар арасында рәсем бәйгесе, тарихи квестлар, осталык дәресләре һәм фестиваль үткәрелде. Бәйгеләрдә 5 яшьтән 18 яшькәчә укучылар катнашты. Берничә юнәлешне колачлап алган әлеге проект укучыларда туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, рәсем бәйгесендә укучылар Арчаның истәлекле урыннарын кәгазьгә төшереп кенә калмыйча, аның тарихын һәм актуальлеген өйрәнде. Проектка әзерләнгән 22 видеороликта тарихи биналар, һәйкәлләр белән бергә районыбыздагы авыллар тарихы да яктыртылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Мин Арча баласы” проектының икенче сезоны үзенең гимны булдырылу белән дә үзенчәлекле. Проект җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин җыр авторы Раушания Закировага, “Күңелле балачак” вокаль ансамбле җитәкчеләре Альбина Фатыйхова һәм Алена Ганиевага, “Сөембикә” һәм “Аллегро”  бию төркемнәре җитәкчеләре Илһамия Гыйлаҗиева һәм Аида Ондринага хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Проектның икенче сезоны “Татнефть” хәйрия фондының грант ярдәме хисабына тормышка ашырылды. Шулай ук иганәчеләребез “Вамин” ширкәте һәм “Эшмәкәрлек үзәге” җәмгыятьләренә дә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтәбез. Проект тәмамланмый, ә яңа сулыш ала. Тиздән “Мин Арча баласы” проектының өченче сезоны старт алачак. Әлеге проект миңа инде үз балам кебек якын. Яңа юнәлешләр, яңа бәйгеләр уйлап чыгару минем хезмәтемнең зур өлешенә әйләнеп китте. Укучыларның кызыксынып катнашулары, бәйгеләрне көтеп алулары алга таба эшләргә стимул бирә. Безнең проект Арча балаларын берләштерә!” – дип, сөенече белән уртаклашты проектның кураторы Укучылар сарае директор урынбасары Айгөл Галәветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X