erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бассейнда укытучылар ярыша

Көндезге сәгать 11 тулып килгәндә Арча бассейнына килдек.

 

Укытучылар гына түгел, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр дә йөзә. Мәгаиф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов оештыра белә. Профсоюз әгъзалары уку елы башыннан ату, дарц, бадментон, өстәл теннисы, бүген йөзү буенча ярыштылар. Йөзү ярышының башыннан ахырына кадәр карап тордым.

Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаевны күрсәгез иде! Суга сикереп, су астыннан әллә никадәр йөзеп бара, инде ул юлның яртысын үткән була. Апаз мәктәбе физкультура укытучысы Марат Фаязов та оста йөзә. "Кечкенәдән су коенып үскән малайлар бит инде без", -- ди ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 2нче мәктәбе рус теле укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина, афәрин, сер бирми, йөзүдә һәр ярышта 1нче килә. "Бассейнга йөрим, -- ди. -- Җәен Каенсар күленә барабыз". 

Сүзне район газетасында дәвам итәчәкбез. Нәтиҗәләрне аерым язабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X