erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Арча бизәкләре" Мәскәүдән гран-при алып кайтты

Ноябрь башында Мәскәүнең “Измайлово” концерт залында “Халкымның күңеле” милли мәдәният һәм фольклор  4 нче халыкара конкурс-фестивале узды.

 Конкурс-фествальдә Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов) һәм аерым башкаручылар Вагыйз Әһлиуллин һәм Наил Шәйхиев “Инструменталь иҗат” номинациясендә Татарстан Республикасы данын яклап уңышлы чыгыш ясады һәм ансамбль гран-при, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм 25000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Вагыйз Әһлиуллин 1 нче, Наил Шәйхиев 3 нче дәрәҗәдәге лауреат булып танылды. Барлык катнашучылар да башкаладан дипломнар, кубоклар һәм истәлек бүләкләре белән кайтты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X