erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча булганы өчен яратам

Район буйлап сәяхәт

“ТАССРның 100 еллыгы” флагы Татарстан буенча сәяхәт итә. Узган атнада ул безнең районда булды.

Эстафетачыларны район чигендә каршы алдылар. Арчаларга хас булганча, чәк-чәк белән. Гармун тавышы, татар моңы тантананы тагын да ямьләндереп җибәрде.

Флаг Мөндешкә юл алды. Биредә бу көнне милли проект нигезендә төзелгән спорт мәйданчыгын ачтылар. Бу инде районда өченче мәйданчык. Тантананың “ТАССРның 100 еллыгы” флагы астында үтүе үзе үк авыл өчен горурлык. Ачылу тантанасының шундый матур вакыйгага туры килүе хөрмәтенә мәйданчыкка истәлек тактасы да куела.

– Мөндешкә спорт мәйданчыгы бик кирәк иде. Авыл яшьләре дә уйнарга менәләр. Балаларның да яраткан урынына әйләнеп килә ул, – диде Айсылу Туюрова. – 2 сыйныфта укучы Айлинә кызым да анда йөреп, спорт күнекмәләре алыр, дип өметләнәм.

– Шулай ук 2 сыйныфта укучы Ләлә сеңлем дә мәйданчыкка яратып йөри. Үзем дә кичләрен уйнарга киләм, – дип кушылды Динә Зиннәтуллина.

– Быел районда файдалануга тапшырылучы 4нче балалар мәйданчыгы инде бу. Берсе иганәчеләр ярдәме белән, өчесе милли проект кысаларында  төзелде. Кадерен белегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез, – диде кызыл тасманы кискәндә район башлыгы Илшат Нуриев.

Мәйданчык ачу гына, димәссең, авылда чын бәйрәм оештырганнар. Авыл халкы да күп килгән. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә. Җыр, музыка яңгырады, концертларны тансыкларга өлгергән халык үзешчәннәр чыгышын яратып карады. Традиция буенча беренче булып уенны Илшат Нуриев башлады. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов шундый бүләк өчен җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Иганәчеләр Динар Төхвәтуллин һәм Хәлим Гарипов бүләкләрен – волейбол туплары тапшырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан спорт мәйданчыгында волейбол ярышлары башланып китте. Күрше-тирә авыллардан балалар командалары катнашты. Авыл яшьләре белән Арча спорт мәктәбе тренерлары җыелма командасы үзара көч сынашты.

– Авыл җиренә бик кирәк әйбер бу. Бездәге мәйданчык моның белән чагыштырганда кайтышрак та әле, – диделәр Яңа Кенәрдән килгән волейбол буенча ветеран тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар. – Рәхәтен күрсеннәр. Ярышлар оештырсыннар. Республика күләмендә дә танылырлык спортчылар тәрбияләнсен.

Мөндештән “ТАССРның 100 еллыгы” флагы Арчага юл алды. Арчаның бишенче гимназиясе турысында аны велосипедчылар каршылады. Алар стадионга да озата төште. Үзәк стадионга флагны алкышлар астында район башлыгы алып керде.

– Татарстанны мин бик яратам, – диде Илшат Нуриев. – Ә бу ел безнең район өчен дә аеруча истәлекле. ТАССРга 100, районга 90, Арча педагогика көллиятенә 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу чорда бездә бик зур эшләр башкарылды. Районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарыбызга зур рәхмәт. Яшьләребезнең аларга алмаш булып үсүләрен телим. Район халкына матур эшләргә һәм яшәргә язсын.

Район башлыгы флагка Арча районында булуы турында тамга салды, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары Дамир Вахитов, Салихҗан Хәкимҗанов, Рәфкать Йосыпов, райондашларыбыз Илшат Галимуллин, Нурия Гыймадиевага “ТАССРның 100 еллыгы” юбилей медальләре тапшырды.  

 Бәйрәм дәвам итте. “ТАССРның 100 еллыгы” флагы янында истәлеккә фотога төштеләр. Бездән соң ул Әтнә районына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X