erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча егетләре армиягә китте

​​​​​​​Дүрт елдан артык инде, яз-көз булачак солдатларны Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеннан озаталар. Шушы көннәрдә традицияне дәвам итеп, көзге чакырылыш егетләренә фатыйха бирелде.

Һәр елдагыча, егетләр быел да Коръән сүрәсе белән юлга чыга. Озату бәйрәменә килгән Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин егетләргә хәерле юл, исән-имин әйләнеп кайтуларын сорап дога кылды.

Июль аенда Арча егете Инсаф Галиев та биредә күңелендәге шатлык, курку, билгесезлек хисләре белән басып торгандыр. Мәскәү янында хәрби бурычын үтәүче улы хезмәт иткән хәрби часть командирыннан рәхмәт хаты алырга бүген бирегә әнисе Миләүшә ханым килгән. Баласы турында яхшы хәбәр ишетү әти-әни өчен әйтеп бетергесез сөенеч тә, горурлык та. Миләүшә Галиева кебек куаныч хисләре төяп кайтып китүчеләр берничә гаилә булды. Югары Атыдан Абдрахмановлар, Әтнә районыннан Гайфуллиннар улларында кешелеклелек, намус кебек барлык күркәм сыйфатларны тәрбияләп үстергәннәре, укытучылар Арчаның 5нче гимназиясеннән Ленар Алеев, Әтнә районыннан тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә егетләргә башлангыч хәрби тәрбия бирүдә күп көч куйганнары өчен хәрби комиссарның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Рәхмәт хатларын, егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп һәм хат алучы әти-әниләргә илгә лаеклы егетләр тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, район башкарма комитеты рәисе Илшат Галимуллин тапшырды.

Балаларны армия сафларына озатуның никадәр авыр минутлар булуын әти-әниләр үзләре генә белә. Киткәннән соң ияләнергә дә күп вакыт кирәк. Ярый әле хәзер телефоннардан сөйләшеп торалар. “Без хезмәт иткәндә хат язу өчен аерым сәгатьләр бирелә иде”, — дип үзенең яшьлек чорындагы армия хезмәтен искә төшерде Югары Атыдан Илнур Абдрахманов. Шунысы рәхәт, армиядә хезмәт итүчеләр атнага 2-3 тапкыр якыннары белән телефоннан сөйләшеп, тавышларын ишетә ала. Егетләргә киткәндә сим-карта бирелә, аңа ай саен хөкүмәт тарафыннан 30 минут сөйләшер өчен акча салына. Үзләренең вак-төяк кирәк-яраклары, теләгән ризыгын алып ашау өчен ай саен карталарына 2000 сум күчерелә. Бүгенге армия хезмәтенең уңайлыклары турында Алмаз Борһанов еш әйтә. Бүген дә әти-әниләрне борчыган уйларга ачыклык кертте: “Хәзер армияләрдә “дедовщина” юк, иртә-кич, күгәргән, сыдырылган урыннар юкмы дип егетләрнең тәнен тикшереп торалар. Ашау әйбәт, ашханәдә теләгән әйбереңне алып ашый аласың. Казармалар җылы, керне кер юу машинасы юа, юынасың килсә, душта көн саен юынып тор”.

  Китүчеләр өчен моңсу булса, Арчада яшәүче Лилия Гарипова очрашу барышында әйтеп бетергесез рәхәт мизгелләр кичереп утырды. Ул көнне аның улы Алмаз хәрби бурычын үтәп, туган йортына әйләнеп кайтты. Егетләрне озату кичәсенә Мәскәү өлкәсендә хезмәт итеп кайткан ефрейтор Алмаз үзе дә килгән иде, армиядән рәхмәт хаты белән кайткан. Ул армиядә килеп туарга мөмкин булган кыенлыклар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп үтте. Ә Лилия ханым улы хезмәт иткән дәвердә хәрби комиссарның үз гаиләләре, Алмаз хезмәт иткән хәрби часть белән элемтәдә яшәвен, күңеле тыныч булуын әйтеп, Алмаз Әгъзәм улына рәхмәтен җиткерде. Алмаз Борһанов, гомумән, хәрби комиссариаттан киткән һәр егетнең хәрби часте белән элемтәдә тора, егетләрнең туган көннәренә котлау хатлары юллый, әти-әниләр белән дә гел аралашып эшли. Алмаз да, туган көн котлавы алгач бик күңелле булуын әйтте. “Мондый игътибарны беренче тапкыр күрәм”, — дигән аңа командиры. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

24 октябрьдә 6 егет Владивосток, Новосибирск өлкәләренә хәрби бурычларын үтәргә китте. “Чит җиргә чыгып киткәч, үзең, фәрештәң һәм ялварыр өчен бер Аллаһы Тәгалә кала”, — ди Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. Гадәттә. озату алдыннан була торган җыелышка җыелган әти-әниләргә ул армия тормышы, балаларны озаткандагы,  ә егетләргә армия тормышына керешеп киткәндә мөһим булган нечкәлекләрне аңлатты. Киткәндә дә егетләрне хәзрәтнең юл догалары озатты. Армиягә һөнәрле булып китүдә тырышлык куючы Арча ДОСААФы җитәкчесе Рөстәм Алеев хәерле юл теләде.

Розалия Зиннәтова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X