Реклама
Әле яңа гына Укучылар сараенда каратэстлар янында булдык.
Бүген секциядә шөгыльләнү көннәре. Кәефләре әйбәт. Чөнки Сочидан Россиякүләм ярыштан медальләр белән кайттылар. Тренерлары Геворг Кароевич Саргсян таләпчән, һәркайсыннан чын спортчы-каратэст ясарга тырыша. Монда йөрүче балалар үзләре дә ярата бу спорт төрен. Шөгыльләнгәннәрен карап тордык. Бик матур чыгыш ясадылар. Тренерлары: "Бу тулы бер команда. Монда үзара дуслык, татулык хөкем сөрә. Алар монда дисциплинага, үз үзләрен сакларга, көчсезләрне якларга, акыл белән уйларга өйрәнә.",- ди.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз