erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча халкы вакцинация ясатудан курка

Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә район халкының вакцина ясатудан курку сәбәпләре турында сөйләшенде.

Бүген район хакимиятендә узган коронавируска каршы оператив штаб утырышында вакцина ясатучыларның аз булу сәбәпләре тикшерелде.

 - Халык арасында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре җитәрлек түгел. Сәнгать мәктәбе укытучысының вафат булу сәбәбе турында хәбәрләр дә кешеләрдә шик уятты. Вакцина турында дөрес мәгълүматны халыкка җиткерергә кирәк. Без бөтен гаиләбез белән  кичә вакцинанның икенчесен ясаттык. Фәкать шул юл белән генә үзеңне,якыннарыңны саклап була ,  - диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Баш табиб Рифат Идрисов белдергәнчә, бүгенге көнгә 173 кеше вакцина ясаткан, 66 сы икенчесен дә. Әмма бу республикада иң аз күрсәткеч,без соңгы урында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Авыручылар саны кимүгә таба барса да, уяулыкны югалтмаска кирәк.Саклануның бердәнбер юлы - вакцина ясату , - диде Рифат Идрисов.

Без газетабызда һәм радиода бу турыда баш табиб белән әңгәмә үткәрергә әзерләнәбез. Әгәр сорауларыгыз булса, редакциягә 89179076963 номерына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X