erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләренә Россиядә тиңнәр юк

Бүген Казанда үткән Россия чемпионатында Арча районыннан өч көрәшче егет алтын медаль яулады.

 

 Бу ярышларда Россиянең 20 дән артык регионыннан 250 ләп көрәшче бил алышты.

 Белгәнебезчә, безнең “Арча” спорт мәктәбе көрәшчеләре 
•Моратов Динияр (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренерлары Фазылҗанов Илшат Маратович, Һидиятуллин Фәнил Фәнисович), •Вәлиәхмәтов Дияз (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Рәис Фәнисович), •Кәримов Таһир (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат Радикович) Татарстан беренчелеген отканнар иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Алар шуның белән, Россия беренчелегендә  Татарстан җыелма командасы составында көрәшү хокукы яуладылар. Егетләр бу ярышларда да сынатмадылар. 
Алар 3 се дә Россия чемпионы!

 Егетләрне, аларның тренерларын, гомумән, барлык көрәш тренерларын бу зур җиңү белән котлыйбыз. Алдагы республика ярышларында да аларның пьедесталның беренче баскычында булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X