erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча кызы Гөлүсә җыр белән спортны бердәй ярата

Гөлүсә Гарифҗанованың җырлавын Арча сәнгать мәктәбендә узган “Тавыш. Балалар” район конкурсында ишеткән идем. Моңлы тавышына сокланып тыңлап утырдым. Ә сайлап алучылар ул җырлый башлауга ук аның ягына борылды. Сайлап алу турын узган Гөлүсә хәзер Артур Хафизов белән конкурсның йомгаклау этабына әзерләнә. 18 декабрь, үзенә 12 яшь тулган көнне йомгаклау концертында чыгыш ясаячак.

 

Гөлүсәне тыңлап соклануым юкка булмаган, баксаң, ул бик күп конкурсларда җиңү яулаган, сәхнәгә нык адымнар белән чыгучы талант иясе икән! Балалар бакчасында йөргәндә үк инде район күләмендәге конкурсларда җиңүләр яулап, 2015 елдан республика күләмендәге конкурсларда призлы урыннар ала башлый.

Арчаның 8нче балалар бакчасындагы музыка тәрбиячесе Ләйлә Алеева кызның сәләтен 4, 5 яшьләрендә күреп ала. Күрә дә, ныграк үстерү өчен җиң сызганып кызга җырлар өйрәтә башлый. Гомумән, кызның тормышында Ләйлә апасы кебек ярдәм итәргә торучылар гел очрый. Тәрбияченең киңәшен истә тотып, әти-әнисе Гөлүсәне башта Арча сәнгать мәктәбендә, аннан Арча Укучылар сараенда укыта. Соңгы елларда ул музыкаль белемне үзе укый торган Арчаның 2нче мәктәбендә ала, Укучылар сараенда үзен укыткан Алинә Мөхәммәтгалиева кызны биредә җырлау серенә өйрәтә. Беренчедә укучы Нияз энесен дә артыннан иярткән Гөлүсә. Җитәкчесенең ярдәме белән ике ел рәттән “Без бергә” республика конкурсында 1нче урынны яулаган кыз җитәкчесен хөрмәт итеп, дәресләргә яратып йөри, аңа рәхмәтен җиткерә. Өйдә бүлмә стенасы конкурсларда алган дипломнары белән тулы кызның. Кайберләрен катлы-катлы итеп куйганнар. Бу бүлмәне мактау тактасы дисәң дә була. Диплом, грамоталарның һәммәсе дә җырлап алган гына түгел, бочче ярышларында алып кайткан уңышларның дәлилләре дә. Ә анысы үзе бер тарих.

Гөлүсәнең беренче сыйныфта укып йөргән чагы. Беркөн әнисе Гөлшатка бочче түгәрәге җитәкчесе Фәрит Минхәеров шалтырата: “Сезнең кызыгыз Гөлүсә безнең түгәрәккә йөрмәс микән?”  Әлбәттә, йөриячәк! Балаңа ышаныч, өмет тудырып шулай чакырып торучы булганда битараф калып буламыни?! Әти-әни икенче көнне үк Гөлүсәне тренер белән очрашуга алып китә. 2015 елның декабре була бу. Җыр белән бергә укудан калган буш вакыт бочче түгәрәгенә йөри башлагач, җитми дә. Әтисе белән Татарстан районнарына гына түгел, Чабаксарга кадәр ярышларга бара кыз. “Бочче түгәрәгенә йөри  башлаганда буе бик бәләкәй иде, махсус урындык ясатып, ярышларга шуны алып йөри башладык. Аннан, аякларына җайлы булганга, ул урындыкны үзгәртә барып, өскә таба күтәрттек”, — дип агач урындыкны күрсәтә Вагыйз. “Без Фәрит Фәтхи улына бик рәхмәтле”, — ди әти-әни.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлшат һәм Вагыйз Гарифҗановларның икенче кызлары, Гөлназ апасының сеңлесе булып дөньяга килә Гөлүсә. Ләкин бала туу шатлыгы белән бергә язмыш аларга зур сынау әзерләгән булып чыга “Туганда табибларның салкын карашы белән бер кулы һәм аягы имгәнеп туды. Ике айдан артык реанимациядә ятты. Табиблар исән калмас дип өмет бирмәгәннәр иде”, — дип ул чакларны күңелләре тулып искә ала ата белән ана. Аннан чиратлашып хастаханә, тернәкләндерү үзәкләре бусагаларын таптаулар, өч ай саен тикшеренеп торулар...  Гел тернәкләндерү үзәгенә йөрү җайлы булсын дип гаилә Корайваннан Арча станциясенә күчә. Үзләренә ярдәм кулы сузганнарга бик рәхмәтле алар. Өч елга бер шифаханәгә барып та дәваланып кайталар икән. Балаларны гаилә җылысында төреп үстерергә әти-әнигә Вагыйзнең әтисе Әгъләмҗан абыйның да (рухы шат булсын) үрнәге ярдәм итә. Бабайсы Гөлүсәне аеруча үз итеп: “Бу бала сезгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк, аның теләкләренә каршы килми, кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итегез”, — дип әйтә торган була.  

Дәрестән, боччедан бушагач, гел җырны юлдаш итеп, бүлмәсендә моңланып утырырга ярата. Аралашыр өчен дуслары да күп: сыйныфташлары, түгәрәкләргә бергә йөрүчеләр, шифаханәләрдә танышкан иптәшләре, һәммәсе белән дә аралашып, бер-берсенә көч биреп яшиләр. Мәктәптә дә һәр чарада актив җырчыларның берсе ул. Гөлүсәнең хыяллары белән кызыксынам. “Җырларга яратам”, — дип елмаеп, җыр буенча китәчәген күзаллый ул. Тик күңелдә ымсындыргыч яшерен хыяллар да бар: башка дуслары кебек аның да ике аягының бертигез көчен тоеп самокатта, тимераякта, велосипедта, бигрәк тә роликлы тимераякта йөрисе килә. Их, чынга ашса иде ул хыяллар...

Җан җылысын биреп яшәүче әти-әнисенең назында коенып, апасы белән энесенең яратуын тоеп яшәгәндә бар авырлыкларны да бергәләп җиңеп чыгачак алар. Хыялларны да чынга ашырачаклар. Илаһи көч кенә ярдәменнән ташламасын.

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X