erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мәдәният йортындагы сайлау участогында

Юл уңаеннан район мәдәният йортына урнашкан сайлау участогына кереп чыктым.

Арчалылар бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирә. Иртәдән уйный башлаган музыка бәйрәм рухы өстәп, халыкны әллә кайдан үзенә дәшеп тора.

Кергәндә үк Арчада яшәүче Фәния ханым белән сөйләшеп кердек. Фикерләре белән кызыксындык.

 -- Мошенниклар кармагына эләктем әле, -- дип сөйләде ул.

-- Сез бит үткен һәм акыллы хатын, ничек алдандыгыз? -- дип сорыйм бик нык гаҗәпләнеп.

-- Алар бит көчле психолог... Менә шул алдакчыларга, мошенникларга карата законны катгылайтырга кирәк.

Әле ярый зур суммага (15 мең сум) алданмаган. Алданмаска тырышырга кирәк инде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай да Фәния ханым сайлауга килгән! Җәмәгатьчелек белән дәүләт арасындагы килешүгә ничек битарафлык белдерәсең инде. Безгә бу фикерне Арчада яшәүче Лилия (үзен шулай дип таныштырды) әйтте. "Ничек сайлауга килмисең инде?! -- диде ул. -- Минем ирем авыр кеше. Зарланырга, бөтен дөньяны сүгәргә ярата. Аны сайлауга китереп булмый. Сайлауда катнаш, үз фикереңне белдер, битараф булырга ярамый, дип ачуланам мин аны. Ә, беләсезме, бүген сайлауга барачакмын, диде ул. Эштән кайткач. Бу минем өчен зур җиңү!"

Урамда сөйләшеп торабыз. Безнең сүзгә бер ир кеше кушылды. "Кеше теләсә нәрсә сөйли. ватсапка теләсә нәрсә язып җибәрәләр. Янәсе гаилә кереме җан башына аз була икән, балаларны хөкүмәт гаиләдән тартып алачак. Бу нинди әкият инде? Хөкүмәткә синең балаң кирәкме? Конституциядә ул турыда сүз юк бит".

Пенсионерлар белән дә сөйләштек. Аларның теләге: "Ил--көннәр тыныч булсын, пенсияләрне бетермәсеннәр иде".

Эшләүче пенсионерлар: "Нишләп безнең пенсияләрне индексацияләмиләр? -- дип борчылалар. -- Без бит шул җитмәгәннән йөрибез".

Ә әти--әниләр балаларының киләчәге турында уйлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X