erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллияте студентлары – Worldskills Russia чемпионаты җиңүчеләре

Worldskills Russia һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабыннан җиңү белән кайткан укучылар арасында Арча педагогика көллияте студентлары һәм гимназия сыйныфы укучылары да бар.

2021–2022 елгы чемпионат циклының “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионатында Арча педагогика көллиятенең 20 студенты 10 юнәлеш буенча һөнәри осталыгын күрсәтә. Аларның 4се алтын, 2се – көмеш, 5се – бронза медаль алып кайта. “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча Әмир Зәйниев һәм яшүсмерләр арасында Миләүшә Фәтхрахманова, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча Зилә Әдһәмова, “Мәктәпкәчә белем бирү” буенча яшүсмерләр арасында Светлана Жарова беренче урыннарны яулый.  Максим Усманов, Фәнис Латыйпов – икенче, Дәниф Хәмидуллин, Анастасия Варламова, Динә Габдуллина, Дәниф Миннегалиев, Розалина Шакирова – өченче урыннарга лаек була.

«Безнең көллият Worldskills хәрәкәтендә җиденче ел катнаша, – ди көллиятнең директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина. – Бу уңышларга ирешүнең сәбәбе – көчле коллектив. Көллияттә 4 юнәлеш буенча остаханәләр ачылды. Студентларыбыз  да бик талантлы яшьләр. Баштагы елларда күбрәк 2, 3 урыннар яуласак, соңгы елларда алтын медальләр дә артты”.

Авырлыклар аша җиңүгә

Әмир Зәйниев эшче һөнәрләр бәйгесендә “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча катнаша. Әлеге ярышларда беренче тапкыр катнашуына карамастан, Әмир алтын медальгә лаек була. Әмир физик тәрбия укытучысы булырга әзерләнә, быел көллиятә 3 курста укый. “Без көн саен иртәдән кичкә кадәр әзерләндек, – ди Әмир. – Бу бәйгегә мине көллият укытучысы Лилия Маликова әзерләде. Беренче урын – ул безнең уртак җиңүебез. Әзерләнгән вакытта да, ярышлар барышында да мин аның ярдәмен һәрдаим тойдым. Узган ел үземне Курск өлкәсендә волонтер сыйфатында сынап карган идем инде. Киләчәктә дә шушы юнәлештә үсәсем, экперт буларак та үземне сынап карыйсым килә”.

“Үз-үзеңә ышанырга кирәк”

Миләүшә Фәтхрахманова “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча яшүсмерләр арасында беренче урын ала. Миләүшә көллияттә гимназия сыйныфларында 9нчы сыйныфта укый. “Мин узган ел ук катнашырга теләгән идем, бик каты әзерләнгән дә идек, тик кайбер  сәбәпләр аркасында катнаша алмадым, – ди Миләүшә. –  Чемпионат бырышында тест үттек, сәламәтлек программасы эшләдек. Көндәшлә рбик көчле иде, авыр булды, тик без булдырдык, җиңүгә ирештек. Бары тик курыкмаска, үз көчеңә ышанырга кирәк”. Киләчәктә Миләүшә төп юнәлештә дә үзен сынап карарга уйлый.

Әмир белән Миләүшә ярышларга педагогика көллияте укытучысы, Worldskills Russia чемпионатының баш эксперты Лилия Маликова җитәкчелегендә әзерләнә. “Әлеге чемпионатта җиңү – безнең өчен зур шатлык, – ди яшь чемпионнарның остазы Лилия Маликова. –  Без аңа күп авырлыклар, көч, тырышлык аша килдек. Быел биремнәр үзгәрү сәбәпле, тагын да тырышыбрак әзерләнергә туры килде. Башта Әмир дә, Миләүшә дә үзләрен Калининградта ачык чемпионатта сынап карады. Төбәк этабы алдыннан үзебезнең кимчелекләребезне ачыклар һәм төзәтер өчен бик әйбәт мөмкинлек булды ул. Киләчәктә безне тагын да зур эшләр көтә”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Бәйгедә үземне тәрбияче ролендә сынадым”

Светлана Жарова эшче һөнәрләр бәйгесендә икенче елын катнаша. Узган ел 3нче урын алса, быел ул алтын медаль белән кайта. Светлана педагогика көллиятендә гимназия сыйныфларында 9 сыйныфта белем ала. “Мин яшүсмерләр арасында “Мәктәпкәчә белем бирү” юнәлеше буенча катнаштым, – ди Светлана. – Worldskills хәрәкәте турында узган ел белдем һәм шунда ук катнашып карарга булдым. Киләчәктә минем тәрбияче буласым килә, чөнки балалар белән эшләргә, алар белән аралашырга бик яратам. Бәйге миңа үземне тәрбияче сыйфатында сынап карау мөмкинлеге тудырды. Миңа калса, мин аны уңышлы башкарып чыктым”.

“Укытучыларыма, дусларыма рәхмәт”

Зилә Әдһәмова “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча беренче урын  ала. Ул Арча педагогика көллиятендә 4 курста укый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга әзерләнә. “Мин беренче тапкыр үземне сынап карадым, – ди Зилә. – Без әлеге бәйгегә ике ай әзреләндек. Мин укытучым Клара Хуҗиевага бик рәхмәтле. Шулай ук дусларым һрьяклап ярдәм итеп торды. Җиңү яулаавымда аларның роле зур, дип саныйм”.

“Яңа дуслар таптык”

Дәниф Хәмидуллин көллияттә 4нче курста укый. Ул “Башлангыч сыйныфларда укыту” буенча 3нче урын алган. “Мин беренче тапкыр катнашам, – ди Дәниф. – Минем компетенция башлангыч сыйныфта белем бирү. Психологк яктан да, белем ягыннан да бик күп әзерләнергә кирәк. Башта көллият эчендә чемпионат узды. Теләүчеләр күп иде әзерләнү җиңел булмасын аңладык. 3 урын минем өчен бик яхшы нәтиҗә. Бәйгедә алган белемнәр, яңа һөнәрләр миңа киләчәк эшемдә булышачак. Киләчәктә дә мин шушы юнәлештә үсәргә телим. Төрле шәһәрләрдән яңа дуслар таптык. Бер-беребезгә гел ярдәм итеп тордык”.

“Яраткан эшем белән шөгыльләнәм”

Анастасия Варламова – булачак җыр укытучысы. Ул көллияттә 3нче курста укый. Икенче ел рәттән эшче һөнәрләр бәйгесендә бронза медальгә лаек була. “Миңа укытучыларым, дусларым, әти-әнием бик нык ярдәм итте, – ди Анастасия. – Мин кечкенәдән җыр сәнгате белән кызыксынам. 1 сыйныфтан музыка мәктәбенә йөрдем. Хәзер дә яраткан эшем белән шөгыльләнүне дәвам итәм. Шуның өчен Арча педагогика көллиятенә укырга кердем дә. Мин үзем Биектау районыннан. Яратып башкарган эшем миңа уңыш алып килә дә”.

Без барлык җиңүчеләрне Worldskills Russia эшче һөнәрләр бәйгесенең төбәк этабында җиңүләре белән котлыйбыз. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашу – ул инде үзе зур җиңү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X