erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллияте студентлары чемпионаттан уңышлар белән кайтты

Ноябрь уртасында Казанда узган “Яшь профессиональләр” (Вордскилс Россия) республика чемпионатының 1 этабында Арча педагогия көллиятенең 12 студенты 7 компетенциядә һәм гимназия сыйныфларында укучылар юниорлар юнәлешендә 3 компетенциядә көч сынашты.

 

Ә нәтиҗәләр куанырлык! Булат Маликов “Юниорлар физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә 1 урынга, Искәндәр Бәдретдинов “Юниорлар-видеопроизводство” компетенциясендә 2 нче, Таңсылу Вафина “Юниор-башлангыч сыйныфларда укыту” компетенциясендә 3 нче, Раил Минһаҗев  “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә 2 нче, Искәндәр Җамалов “Видеопроизводство” компетенциясендә 2 нче, Ришад Сәйфетдинов “Видеопроизводство” компетенциясендә 3 нче, Альмир Әхмәтҗанов “Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү” компетенциясендә 3 нче, Эльвира Солтанова “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясендә 3 нче урынга лаек булды, Ләйлә Закирова “Башлангыч сыйныфларда укыту” компетенциясендә, Гүзәл Закирова, Адилә Низамиева “Мәктәптә музыка укыту” компетенциясендә, Наил Гарифҗанов “Веб-дизайн һәм аны башкару” компетенциясендә  сертификатларга ия булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Студентларны ярышка укытучылар Л.Маликова, З.Хәсәнова, Ж.Гарипова, И.Корюкин, М.Габидуллина, Р.Закирҗанов, Э.Гыймранова, Г.Нуретдинова, Е.Плотникова, А.Гыйләҗева, Г.Зарипова, Г.Минһаҗева әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X