Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе 26 майда билгеле булачак

    Бүген Арча район Советының чираттагы 18 нче утырышы узды.

    Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта барысы 11 мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде. Иң беренче көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы бюджет үтәлеше белән таныштырды.

    Районның хисап палатасы җитәкчесе Надия Сафиуллина бюджет акчаларын дөрес тотуга контрольлек итү буенча хисап тотты.

    Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтшина хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәтлек" берләшмәсе оештырган  "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" акциясе кысаларында районда узган чаралар турында сөйләде. 

    Реклама

    Район Советы 26 майга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатура сайлау буенча конкурс үткәрү турында игълан итте. 

    Моннан тыш район Советының элекке карарларына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында да карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: