erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев котлавы

Хөрмәтле Арча районы халкы! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

9 Май – илебез тарихында һәм һәрбер гаиләдә аерым, онытылмый торган көн. Үзебезне бердәм халык итеп ачык тоя торган көн башка юк.  Бөек Ватан сугышы ул – безнең уртак кайгыбыз, ә Бөек Җиңү – уртак шатлыгыбыз.

Солдатлар Җиңүне якынайту өчен һөҗүмгә күтәрелгән, тылда әниләр, хатыннар һәм балалар үзләрен аямыйча хезмәт иткән. Күп еллар үтүгә карамастан, бүген дә аларның һәрберсенең батырлыгын хөрмәтлибез. Сугыш кырында ятып калган, лагерьларда газапланган, ачлыктан һәм яралардан һәлак булган, үз гомерләрен биреп, Ватан азатлыгын һәм бөтенлеген саклаучыларны искә алабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле ветераннар! Сезнең чыдамлыгыгыз, батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, Ватаныбызның данлы хәрби һәм хезмәт традицияләрен саклап калу һәм арттыру өчен үз-үзегезне аямавыгыз алдында баш иябез.

Кадерле якташлар, сезгә тынычлык, бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телим! Җиңү көне белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре җиңү көне бөек Арча

2
X