erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның район халкына мөрәҗәгате

Кадерле райондашлар!

Сез барыгыз да илдә һәм районда коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле хәлнең куркыныч якка үзгәрә баруын беләсез. Бүген күп төбәкләр, шул исәптән безнең республика да, чикләүләр режимын кайтарырга мәҗбүр. Алар спорт залларына, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренә кагыла. Күп кеше катнашындагы чараларны үткәрүдә дә чикләүләр бар. Прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкән татарстанлылар өчен үзизоляция режимы кертелде.

Безнең район да, шулай ук, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә бик катлаулы хәлдә, авыручылар саны көннән-көн арта. Вирус халыкның барлык категорияләрен зарарлый, ул балаларга карата да аяусыз, өлкән яшьтәгеләр турында әйтәсе дә юк. Арча шәһәрендә авыручыларны салу өчен тагын бер бүлекчә булдырылды. Барлык авыручыларны дәвалау өчен көч-хәл белән өлгерергә тырышкан  медиклар “кызыл зоналарда” тәүлек буе дежур тора...

Боларның барысын да күреп, мин райондашларыбыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз, икътисадыбыз һәм социаль өлкә өчен чын күңелдән хәвефләнү кичерәм. Барыбыз өчен дә җитди куркыныч тудыручы хәтәр дошман белән көрәш дәвам итә. Һәм әлеге мәсьәләне хәл итү юлы бары тик бер генә – вакцина ясату. Бары тик вакцина  ясатып кына без вирусны туктата алабыз. Әйе, бу гына зарарланудан йөз процент саклану бирмәс. Әмма халыкның күпмедер өлеше вируска тулысынча каршы тора алачак, ә авыручылар аны җиңелрәк кичерү мөмкинлеге алачак.

Мин прививка ясаттым. Шулай ук гаиләбез дә. Һәм мин сезне дә, райондашлар, үзегезнең гаиләләрегезне мәкерле инфекция белән очрашуга әзерләргә чакырам , үзегезгә прививка ясатыгыз һәм сезгә кадерле булган кешеләргә ясатуга ирешегез. Вируслы куркынычка каршы торуның башка юлы юк! Вакцина ясатыгыз һәм без бергәләп җиңәрбез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәм. Куркыныч инфекциянең таралуына юл куймауга юнәлдерелгән барлык чараларны тайпылышсыз үтәвегезне сорыйм һәм катгый рәвештә тәкъдим итәм: социаль араны сакларга, битлек режимын, дезинфекция чараларын үтәргә.

Кадерле райондашлар!

Безнең барыбызның да гади тормышка кайтасы килә һәм бары тик вакцина ясау гына безгә бу юнәлештә барырга мөмкинлек бирәчәк. Сәламәт булыгыз!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X