Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районы башлыгы Илшат Нуриев мәктәп укучыларының онлайн дәресен карады

    Могҗиза бу!

    Район башлыгы Илшат Нуриев эш бүлмәсеннән мәктәптә укучыларның онлайн дәресен карады.

    Арчаның 5нче гимназиясенең 5нче сыныф укучыларының рус теле һәм әдәбияты дәресендә була. Укытучылары - Фәрзия Галимҗанова.

    Арчаның 2нче мәктәбендә үткән рус теле дәресен дә карый. Дәресне укытучы Наталья Абызова алып бара.

    Реклама

    Район башлыгы мәктәп укучыларының өйдән торып уку мөмкинлекләре булуны ошатты. Укытучы нинди генә формаларны кулланмый! Бер класста 30ар бала белән онлайн режимда эшләгән укытучыларга рәхмәт әйтә. Нинди зур хезмәт бу!

    Бүгенге үзизоляция чорында укуның, белем алуның  мондый техник мөмкинлекләре булганга сөенергә кирәк.

    Исән--сау булыйк!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: