erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы халкын "Хәтер китабы" акциясенә кушылырга чакырабыз

Хөрмәтле Арча районы халкы! Бөек Җиңүебез турында истәлекне саклап калу бик мөһим! Яңа башланган акциягә районыбыз башлыгы Илшат Нуриев беренчеләрдән булып кушылды.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алу алдыннан без барыбызга да берләшергә һәм "Хәтер китабы" («КНИГА ПАМЯТИ») акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез.

Безнең һәрберебезнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары - сугышчылар, партизаннар, тыл хезмәткәрләре бар. Үзегезнең әби-бабаларыгызның истәлекле фотолары белән сез дә уртаклашыгыз. Фамилия, исем, әтисенең исеме һәм яшәү еллары күрсәтелгән истәлекле фотосурәтләрегезне (10х15 яки 9х13) әлеге китапка урнаштырыгыз.

Акция 5 майдан 9 майга кадәр барачак.

- 5 май көнне Арча Укучылар сараенда 8.00-17 00 сәгатьләрдә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- 6 май көнне Арча сәнгать мәктәбендә 8.00-17 00 сәгатьләрдә

- 7 май көнне Арча үзәк китапханәсендә 8.00-17 00 сәгатьләрдә

- 9 май көнне Банк урамында (“Апрель” аптекасы каршында) 9.00 сәгатьтән.

Югарыда күрсәтелгән урыннарга килеп, сез дә үз истәлекләрегез белән уртаклаша аласыз. Өч көн дәвамында җыелган фотоларны Җиңү парадына килгән һәркем карый алачак. Шулай итеп, сезнең тарихыгыз “Казан арты” Арча тарих-этнография музеенда карарга мөмкин булган хәтер китабына керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре җиңү көне хәтер хәтер китабы

2
X