Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районы көрәшчеләре ярыштан җиңүләр белән кайтты

    Балтачта яшүсмерләр арасында Рафил Галимуллин истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды.

    11 үлчәү категориясендә 160 тан артык яшүсмер бил алышкан ярышларда тренерлар Фәнис Зарипов, Марат Сәлахов, Илшат Фазылҗанов җитәкчелегендәге Арча районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Инсаф Мөбәракшин 2 нче, Райнур Фәйзрахманов һәм Рәниф Нурисламов 3 нче, Марат Һадиев, Динарис Таҗетдинов 4 нче урынга ия булды. Егетләрне котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: