erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында бер яшүсмер көпә-көндез үзеннән өлкәнрәк кызны көчли

Районда балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр саны быел 3,5 тапкырга арткан.

Районда балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр саны быел 3,5 тапкырга арткан.

Бу хакта безгә Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Һидиятуллина хәбәр итте. “2020 елның 9 аенда ике җинаять теркәлгән булса, 2021 елның шушы чорында аларның саны җидегә җитте. Бу хәл, чыннан да, зур борчу тудыра”, – диде ул.

Чулпан авылында Казан төзелеш көллиятенең 2 курсында укучы 2003 елгы яшүсмер көпә-көндез үзеннән өч яшькә өлкәнрәк бер кызны көчли. Бу 2020 елның 18 декабрендә була. Аның буенча җиңаять эше алып барылган.

Апаз мәктәбендә белем алучы 9нчы сыйныф укучысы үзе кебек үк балигъ булмаган яшьтәге Арча агросәнәгать көллиятенең өченче курс студенты белән бергә “Ватан” хуҗалыгының Мирҗәм авылындагы буш торган ферма бинасыннан ике электр су җылыткычын урлап чыгалар. 8700 сумлык әйбер өчен хәзер аларга суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Арчаның икенче урта мәктәбендә 7 сыйныфта укучысы бер яшүсмер “шаяртып” алырга була, күрәсең. Яшьтәшенең телефоныннан (үзенекеннән түгел!) “Глонасс+112” махсус хезмәте абонент номерына шалтыратып, Мәсәкүдә урнашкан бер мәктәпне шартлатырга әзерләнүләре турында хәбәр итә. Кем һәм кайдан хәбәр бирүен белә алмаслар, дип уйлаган, күрәсең. Хәзер аңа бу “шаяруы” бик кыйммәткә төшүе мөмкин.

Алабугада яшәүче абыйлы-сеңелле ике бертуган дусларын да алып Арчага кайталар һәм бер-бер артлы җинаять эшләргә тотыналар. Өчесе дә балигъ булмаган яшүсмерләр. Беркайда да эшләмиләр дә, укымыйлар да. Башта абыйсы “дусты” белән Арчада Нагорная урамында яшәүче бер кешенең банк картасындагы 5000 сум акчасын үзенә күчерә. Сеңлесе Божада яшәүче әнисенең 12 мең сумлык телефонын урлый, аннан бергәләп төн уртасында “Деу-Нексия” машинасын да рөхсәтсез алып чыгып китәләр. Хәзер аларга барысы өчен дә җавап тотарга туры киләчәк.

– Узган ел шушы чор эчендә ике җинаять теркәлгән иде. Берсе Арча станциясенең Трудовая урамында булды. Ул чакта 2003 елгы яшүсмер кичке унынчы яртыда бер кешенең кәрәзле телефонын талап ала. Икенчесе Апаз авылында теркәлде. Ике егет “Ватан” хуҗалыгы складыннан 80 литр (3320 сумлык) “АИ-92” маркалы бензин урлыйлар. Үзләре генә булса бер хәл, юк, 2004 елгы бер яшүсмерне дә ияртәләр, – диде Алсу Һидиятуллина. – Ике очракта да җинаятьчеләргә закон каршында җавап бирергә туры килде. 

Быел балигъ булмаган яшьтәгеләргә карата кылынган алты җинаять эше дә теркәлгән. Арчаның Маршал Жуков урамында яшәүче бер кеше 2010 елгы энесенең битенә өч тапкыр суга. Шул рәвешчә ул үзенең аны яратмавын күрсәтергә тели.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төбәк Чокырчада 2002 елгы егет 2005 елгы кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә керә. Дөрес, кызның ризалыгы белән. Әмма аңа 16 яшь тә тулмаганын һәм моның өчен җинаять җаваплылыгы янаганын белә торып.

Акчшмәдә 40 яшьлек исерек ир-ат үзләренең ишегалларында 2003 елгы туганы белән кычкырыша башлый. “Мин сине хәзер үтерәм”, – дип яный. Яшүсмер куркуыннан хокук саклау органына мөрәҗәгать итә.

Шундый ук хәл Яңа Чүриледә дә була. Исерек хәлдәге ир-ат 2004 елгы кызы белән кычкырыша башлый, үтерәм, дип яный, чыннан да шуны эшләргә теләвен белдереп ике тапкыр битенә суга. Кыз бала тормышы өчен куркып кала. Әлеге очраклар буенча җинаять эшләре алып барыла.

– Яшьләре җитмәү сәбәпле, җинаять эше кузгатылмаган алты очрак бар. Арчаның беренче мәктәбендә укучы 2008 елгы малай сәнгать мәктәбендә чишенү бүлмәсендә кәрәзле телефон урлый. Аның тышын салдырып ата, пыяласын кубарып ыргыта, аннан әтисе килгәнне күреп, куркуыннан баскыч култыксасына бәреп телефонны вата һәм ыргытып бәрә.

Яңа Кенәр интернат мәктәбендә укучы 2007 елгы инвалид бала Арчадагы 9 Май урамында урнашкан гараждан велосипед урлый, әмма күрерләр, дип куркып, урамда калдырып китә. Бишенче гимназиядә 2007 елгы бер малай “Казан Су” паркында эскәмиядә кәрәзле телефон таба, кеше юклыгын күреп кесәсенә сала һәм өенә алып кайтып китә. Анысы июнь аенда була. Июль аенда инде шул ук малай кибеттә берәүнең акча янчыгын урлый. Анда 10000 сум акча һәм кыйммәтле кәрәзле телефон була. Бу юлы инде аны  суд аша балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрәләр. Дөрес, ул ун көннән кайта.

Иске Чүриле мәктәбендә укучы 2010, 2012, 2013, 2014 елгы малайлар хуҗасыз машина, дип уйлап, ташлар ыргытып, түбәсенә менеп сикереп, җиңел машинага шактый зыян салалар. 2011 елгы икенче мәктәп укучысы да урамдагы мәйданчыктан телефонны урлап, өенә алып кайтып китә.     

– Әти-әниләр балаларын игътибар үзәгеннән югалтмасыннар, чит кеше әйберенә тияргә ярамаганлыкны кат-кат аңлатсыннар иде, – диде Алсу Һидиятуллина. – Бер җинаять кылып, җавапсыз калганын белсә, ул яңадан шул юлга басарга мөмкин. Шуңа вакытында күреп алып, бу эшне туктатып калырга кирәк. Мәктәпләрдә без дә даими рәвештә төрле профилактик чаралар үткәрәбез. Әмма, шуңа карамастан, ни кызганыч, балигъ булмаганнар арасында җинаять кылучылар саны арта.

фото яндекс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X