erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында Гариф  Ахуновны  хөрмәтләп искә алдылар

18 сентябрь көнне Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны тууына 95 ел тулу уңаеннан искә алып  районыбызда төрле мәдәни чаралар үтте.

 

        Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән бер төркем язучылар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә дә булдылар. Якташыбызга Әлмәт шәһәрендә язучы дуслары моннан 55 ел элек бүләк  иткән ике тумболы өстәлдә  әтисенең иң яраткан ромашка чәчәкләрен күреп кызы Наилә Ахунованың күңеле нечкәрде. Ул Гариф абый һәм Шәһидә апа белән бәйле истәлекләрен сөйләде.       

       Кунаклар язучының барлык туганнарына һәм иҗатынна багышлап оештырылган  “Арчаларга кайтам әле...” күргәзмәсен карап уңай фикерләрен җиткерделәр. Аларның һәрберсе Гариф  абыйны хөрмәтләп, төрле елларда аның белән аралашу мизгелләрен искә төшерде, музейга китаплар, газета-журналларда Гариф Ахуновны искә алып чыгарылган материаллар тапшырдылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     КФУ профессоры, педагогия фәннәре докторы Әлфия Галимуллина: “Бүген халык язучысы Гариф ага Ахуновка багышланган юбилей чараларында катнаштык. Әдәбият һәм сәнгать белән бәйле шәхесләрнең истәлекләрен кадерләп саклаган, туплаган өчен арчалыларга зур рәхмәт әйтәсебез килә. Алдагы көннәрдә дә яшьләр өчен безнең әдәбият хәзинәләрен саклагыз”,–дип музейның фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына язды.    Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт:

“Музей – ул тарих утравы, хәтер утравы. Хәтерегез тирән булсын”,–дигән теләген язып шигырьләр китабын бүләк итте

                                                                                                                                         Шәфигулла Гарипов                                                                                                                                                                                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X