erid:2VtzquqpS7d
Арча районында коронавирус расланмаган
Арча яңалыклары

Арча районында коронавирус расланмаган

Арча районында бер кешедә коронавирус тапканнар икән, дигән имеш--мимешләр йөри. Авылын, кешесен әйтеп сөйләшәләр.

Җирле матбугат мондый имеш--мимешләргә битараф кала алмый.

Без ышанычлы чыганаклардан коронавирусның расланмавы турында мәгълумат алдык.

Әлеге ир кеше салкын тиеп, сулыш юллары авырган. Хәле әйбәт, ди. Хәлен белеп шалтыраткан авылдашына:

-- Авылдашларга әйт анда, миндә коронавирус расланмады, -- дип әйткән.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Аллага шокер?