erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионына чаңгычылар җыелды

“Бөтенроссия чаңгы юлы көне” уңаеннан Арча стадионына чаңгычылар җыелды. Кеше күп килде.

Бакча яшендәге баладан алып, 80не узган ветеранга кадәр.  1км. дан артык араны үтеп, финишка килгән Ягъфәр абый Шәмиевтан: “Хәлегез ничек?” – дип сорыйбыз. “Күреп торасыз!” – дип җавап бирде 82 яшьлек ветеран. Чаңгыда йөзе алсу төскә кергән Ягъфәр абыйның, дөрестән дә, хәле шәп иде! “Көн саен диярлек чаңгыда йөрим. Шөгыльләнмәсәң, ярышта катнашып булмый”, – диде ул.

Чаңгычылар ярышын район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Спорт бәйрәме белән котлады, исәнлек-саулык теләде, спорт, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде.

 Башта бакча яшендәге балалар тезелеп басты. Алар кузгалгач, башлангычлар, урта сыйныфлар, югары сыйныф укучылары чиратлап ярышка кузгалдылар. Башлангычларны “Арча” спорт комплексының чаңычылар тренеры Азамат Һидиятуллин үз артыннан ияртте. Юл күрсәтә. Тренерның җилдәй җитез чаңгы шууына сокланып карап тордык. Арчада чаңгы тренерлары күп түгел икән: Азамат Һидиятуллин та, Рәис Камалов, дип әйттеләр. Шәһәребездә балалар чаңгы спорты белән шөгыльләнергә ашкынып тормыйлар икән. Чөнки ул кыйммәтле һәм авыр спорт төре.

Иске Кырлай мәктәбе физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков укучылары финишка беренче килгәч, бик куанды. Иске Кырлай мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Риназ Сәйфуллин – 1нче, 7 сыйныфтан Кәрим Низаметдинов 2нче булып финиш бирде. Шөгыльләнгәч, нәтиҗәсе дә була шул. Афәрин, егетләр! Арчаның 6нчы мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Әлфис Һидиятуллин 3нче килде. Ярышка кузгалыр алдыннан Әлфис белән сөйләшеп тордык. “Чаңгы белән генә түгел, волейбол, көрәш белән дә шөгыльләнәм”, – диде ул. Арчаның 2нче мәктәбеннән 7 сыйныфтан Константин Лебедев шулай ук чаңгы спортында. Тренеры – Рәис Камалов. Алар финишка бер-бер артлы килде. Кызлар арасыннан Арчаның 5нче гимназиясенең 8 сыйныф укучы Энҗе Фәйзрахманова иң җитез-ләрдән булып чыкты. Аның артыннан Иске Кырлай мәктәбе кызлары Сара Сабирова һәм Диләрә Шакирова килеп җитте.

2003-2005 елгылар арасында Ашытбаш мәк-тәбеннән 10 сыйныф укучысы Рүзәл Әүхәдиев финишка 1нче килде. “Тренерың кем?” – дип сорыйбыз. “Әти!”. Әтисе Рәдис тә монда иде. “Көн саен 30 км чаңгыда йөрим”, – дип шаккатырды Рүзәл. Трассаны әтисе ясый икән. 2003-2005 елгы кызлар арасында Арчаның 6нчы мәктәбеннән Алия Диярова иң яхшы күрсәткечне бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өлкәннәр аерым чапты. Аларга кадәр стартка төрле яшьтәгеләр тезелеп басты. Махсус чаңгы киемнәреннән, күзлекләрдән чабарга әзер торган бер төркем яшьләр аерылып торды. Старт кына бир: очачак алар! Шулай булды да! Бик тиз килеп җитәрләр дип, финишка ашыктык. Ташкичүдән КФУ студенты Булат Шәйхетдиновка тиңнәр булмады. Арча педагогика көллияте студентлары башта үзләрендә спорт бәйрәме оештырдылар, аннары стадионга төштеләр. 8 студент 1, 2, 3нче урыннарны алдылар. Афәрин!

 Иске Кырлай мәктәбе физик тәрбия укытучысы Айрат Ситдыйков ветераннар белән чапты. Һәм иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте! Ягъфәр Шәмиев, Ленар Заһидуллин, Фәрит Әхмәдуллин, Хәй-дәр Зәйнуллин, Роза Мәрдәнова, Ленара Гатауллина һ.б. матур ярыш күрсәттеләр.

Бергәләп чаңгы шууны, ярышларны “Арча” спорт комплексы хез-мәткәрләре оештырып йөрде. Баш судья Фәнис Мөхәммәтшин булды. Иң җитезләргә бүләкләр тапшырылды. Бүләкне иң өлкән чаңгы шуучы Ягъфәр Шәмиев та алды.

...Ап-ак карлар әкрен генә явалар. Чаңгыларны алып, тау шуарга бара арчалар. “Татэнергосбыт” бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева: “Көн дә чаңгыда йөрим, – ди. – Хис-кичерешләрне аңлатып бетереп булмый. Күпме яшәү көче, шатлык-куанычлар бирә ул! Син үзеңне очар коштай хис итәсең!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X