erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында “Татарстан кроссы – 2021” ярышлары бара

Массакүләм ярышларда 5 сыйныф укучыларыннан башлап, олысы да, кечесе дә катнаша.

Бүген, 18 сентябрьдә Арча стадионы спортчыларның күңелле тавышларыннан гөрләп тора. Бүген биредә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында  “Татарстан кроссы – 2021” ярышлары уза.

Барлык катнашучылар теркәлеп беткәч, 10 сәгатьтә ярышларга старт бирелде. Мәктәп укучылары, укытучылар, район оешма, предприятиеләр коллективлары – барысы да стартка басарга әзер. Йөгерешкә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәрәмов һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләде. Катнашучылар яшь категориясенә карап, 1, 2, 3 километерга йөгерә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көннең салкынча булуы гына бераз кәефне төшерсә дә, спортчыларны ул гына куркыта алмый. Оештыручылар – район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге дә катнашучыларга уңай булсын өчен барлык мөмкинлекләрне тудырган. Җылы коймак белән кайнар чәй, стартлар арасында җырлап-биеп күңел ачу кросста катнашучыларга җылыныр өчен менә дигән мөмкинлек иде. Ярышларны күңелле итеп “Татар радиосы” баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев алып бара.  

“Татарстан кроссы – 2021” җиңүчеләре белән соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X