erid:2VtzquqpS7d
Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында фаҗига
Арча яңалыклары

Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында фаҗига

Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында Приора машинасы белән трактор бәрелешкән, каты авария булган.

Бакча яшендәге ике кечкенә балалы Сәфәргалиевлар гаиләсе авылга кайткан була. Китеп барышлары булган. Руль артында - Утар Аты кияве. Хатыны шушы авылдан. Дүртесен дә больницага алып киткәннәр. Тракторчы исерек булган, дигән сүзләр дә бар.

Без район эчке эшләр бүлегенең ГИБДД бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин белән сөйләштек.

-- Каты түгел, уртача дәрәҗәдәге авария, - диде ул. - Әлегә тикшерүләр бара. Иртәгә хәбәр итәрбез.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Нинди гадэт бездэ, авария булса бик тэмлэп фотоларын куялар. Бу соенеч тугел, борчу бит.