erid:2VtzquqpS7d
Арча Укучылар сарае "Игелек энергиясе" - 2022 конкурсында җиңде
Арча яңалыклары

Арча Укучылар сарае "Игелек энергиясе" - 2022 конкурсында җиңде

Җиңүчеләрне Әлмәт шәһәрендә бүләкләделәр.

Арча Укучылар сараеның өч проекты "Татнефть" хәйрия фондының "Игелек энергиясе" -2022 грант конкурсында җиңде. 24 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 2022 елда конкурска алты номинациядә 1400дән артык проект игълан ителгән иде . 129 проект грант ярдәме алды "Спортивное ориентирование - выбор молодых", "Спорт туризм выбор молодыых", "ROBOАРСК" проектларын тормышка ашыруга 1 млнумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Проектлар Арча районы балаларын һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, техник иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.


Нет комментариев