erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча йолдызлары балкыды

Ел саен “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә.

Бәйге катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, профессиональ сәхнәгә чыгу, яшь талантларга ярдәм итү системасын булдыру максатыннан үткәрелә. Төп максаты – районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне эзләү һәм аларның сәләтләрен үстерү.

Быел сайлап алу турлары өч көн дәвамында барды. Бәйгенең беренче көне 14 февраль көнне узды. Ул көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы 50дән артык талантлы бала үзләренең осталыкларын күрсәтте. Икенче көне – 16сы, ә өченчесе 18 февральдә булды. Әлеге көннәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар чыгыш ясады.

Бәйгедә районыбызның 15 мәктәбеннән, 14 балалар бакчасыннан 180нән артык талантлы башкаручы катнашты. Иң яшь катнашучы Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасыннан 4 яшьлек Әминә иде. Шуның кадәр төгәл, матур итеп рус телендә “Микки Маус” дигән җыр башкарды. Костюмы да җырына туры китереп сайланган иде.

11нче балалар бакчасыннан килгән 5 яшьлек Зәйнәп татар һәм инглиз телләрендә җырлады.

Шушмабаш балалар бакчасыннан килгән Дилә быел әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнаша. “3 яшьтән бирле җырлыйм. Җырларга бик яратам. Бәйгеләрдә һаман катнашам. “Арча йолдызлары”нда да җиңәсем һәм “Созвездие”да катнашасым килә,” – диде быел мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче кызчык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыгышлар “Вокал соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләре буенча бәяләнде. Мәртәбәле жюри әгъзалары Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм районның мәгариф идарәсе белгечләре түбәндәге составта эшләделәр: Алена Ганиева, Гүзәл Минхәерова, Альбина Фатыйхова, Артур Хафизов, Чулпан Харисова, Гөлнара Гәрәева, Валентина Вәлиуллина, Алинә Иманаева һәм Ләйсән Гатиятуллина. Өч көн буе берсеннән-берсе талантлы яшь башкаручы, сәләтле биюче һәм нәфис сүз осталарының чыгышларын игътибар белән күзәтүче жюри әгъзаларына катлаулы эшләрнең берсе – чыгышлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу этабы тора. Чөнки биредә катнашкан һәр бала йолдыз булырга лаеклы.  

“Арча йолдызлары” бәйгесенең җиңүчеләре һәм призерлары 10 мартта Арча Мәдәният йортында Гала-концертта игълан ителәчәк. I дәрәҗә лауреат исеменә ия булучылар 17-19 март көннәрендә Арчада узачак “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турында чыгыш ясаячак. II һәм III дәрәҗә лауреатлар дипломнар белән бүләкләнәчәк. Яшь райондашларга уңышлар теләп калабыз!

 

 

Фотолар Арча балалар сәнгать мәктәбеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X