erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада алты кеше һәлак булган

Юл һәлакәтләре саны артканнан арта. Иң кызганычы, кеше үлеме белән тәмамланганнары да бар.

Юл һәлакәтләре саны артканнан арта. Иң кызганычы, кеше үлеме белән тәмамланганнары да бар.

Ел башыннан Арча районында 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда  алты кеше һәлак булган, 36 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең сәбәпләре – тизлекне арттырып идарәне югалту, нәтиҗәдә юл кырына төшеп китү, җәяүлеләрне бәрдерү, машиналар бәрелешү.

Алда барган машинаны узарга дип каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә  5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда ике кеше һәлак булган, 11 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләргә юл бирмәү сәбәпле 4 кешене бәрдергәннәр. Шулай ук ике кеше һәлак булган, тагын ике кеше тән җәрәхәте алган. Караңгы вакытта өч юл һәлакәте булган. Ике кеше үлгән. Икесендә җәяүле үзе гаепле. Алар караңгы вакытта юл кырыеннан барганнар, яктылык кайтаручы элементлары булмаган.

– 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр республикада “Җәяүле” дигән профилактик чара барачак, – диде Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе имтихан алу бүлеге начальнигы полиция капитаны Илфат Шиһабиев. – Районда да бу көннәрдә рейдлар үткәреләчәк. Җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт белән идарә итүчеләр дә, тиешсез урында юл аркылып чыгучы җәяүлеләр дә, шулай ук караңгы вакытта юл кырыеннан барган җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементлары булу-булмавы да   игътибар үзәгенә алыначак.

Җәяүлеләр гаебе белән ел башыннан 371 юл-транспорт кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. 103 очракта балаларны махсус җайланмасыз йөрткән өчен беркетмә төзелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исерек килеш руль артына утырып юлга чыгучылар саны да кимеми. Октябрь аенда алар аеруча күр булган. Ел башыннан шундый 119 кешегә карата беркетмә төзелгән. Алар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, өч кеше зыян күргән.

– Шуларның 14е транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгын бер алдырып та, сабак алмаган, кабат алкогольле эчемлек кулланган килеш машина белән юлга чыкканнар һәм кабат ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләгүчеләр, – диде Илфат Шиһабиев. – Беренчесендә 30 мең сум штраф салынып, ел ярымнан ике елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителсәләр, икенчесендә инде аларны җинаять җаваплылыгы көтә. 

Соңгы вакытта гына да Арча районында берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Арча-Олы Әтнә юлында машина юл кырына төшеп китеп, япь-яшь кыз баланың гомере өзелә. Арча-Яңа Кенәр юлындагы юл һәлакәтендә балалар зыян күрә. Арчада Банк урамында җәяүле юл аркылып чыгу урынында 2004 елгы кыз баланы бәрдерәләр һәм ул тән җәрәхәте ала.

– Хәзер мәктәплрдә каникуллар башлана, – диде полиция капитаны. – 30 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр юлларда балалар игътибар үзәгендә булачак. Юл-транспорт кагыйдәләрен бозганнарга карточкалар тутырыла. Алар мәктәпләргә җибәрелә. Аннан инде эшне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе карый. Я әти-әниләренә штраф салына, я кисәтү ясала. Зинһар, юлларда сак булыгыз. Балаларыгызны да, үзегезне дә саклагыз.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X