Реклама
Чараның максаты балаларда юл хәрәкәте мохитенә ияләнү, аңлау, юл йөрү билгеләрен белү, гомумән, балалар арасында җаваплылык, дисциплиналылык, юлларда үз-үзеңне лаеклы тоту кагыйдәләрен популярлаштыруга корылган.
Акция кысаларында Арчаның 1 нче мәктәбендә укучы балалар белән бергә шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Аларны укытучылар, ЮХИДИнең “Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы” җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, инспекторлар Фәнил Муллагалиев, Алмаз Зарипов озатып йөрде.
Инспектор балаларга җәяүлеләрнең үз-үзен тоту кагыйдәләрен, юл билгеләре турында аңлатты. Сәяхәт ахырында балаларның юлларда куркынычсыз хәрәкәткә ияләнү дәрәҗәсе билгеләнде һәм һәрберсенә яктылык кайтаручы элемент таратылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз