erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада чаңгычы--роллерчылар ярышы булды

Арчада 9нчы тапкыр чаңгычы--роллерчылар ярышы булды.

Шимбә көнне Арча стадионында чаңгы--роллерчылар ярышы булды. 130 артык спортчы катнашты. Казан, Яшел Үзән, Саба, Балтач, Арча чаңгычылары ярышты. Сарманнан килгән Шамил Хафизов баш судьялык итте. Хәтерегездәдер ул Сочида булган кышкы Олимпия уеннарында хөкемдарлык иткән Бөтенроссия категориясендәге судья. Ярышларга "Металл" ширкәте иганәчелек итте. Ул ярышта катнашучыларны кайнар ризык белән тәэмин итте, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Арчаның 2нче мәктәбеннән Илназ Дияров яштәшләре арасында 2нче урынны алды, ә Фәнүзә Сәлахова 3нче нәтиҗәне күрсәтте. Илназның сеңлесе Алия Диярова финалда чаңгы таягы сынып, кызганыч, 4нче урынга кала. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X