erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Гагарин ярминкәсе була

Башалана 7 сәгатьтә

30 апрельдә Арчада Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Гагарин ярминкәсе була.

“Гагарин ярминкәсе быел Арчада беренче тапкыр үткәрелә, – ди “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов. – Киләчәктә ул бөтен республикага таралыр, дип уйлыйм. Ул бар халык өчен орлык бәрәңгесе әзерләргә вакыт, дигәнне аңлата. Ярминкәдә төрле сортлы, сыйфатлы орлык бәрәңгесе сатып алырга мөмкин булачак”.

Гагарин ярминкәсенең орлык бәрәңгесенә нинди катнашы бар соң?

“Аның артында легенда ята, – дип сөйли Хәлил Гайнетдинов. – 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин Самара өлкәсенең татарлар яшәгән Смеловка авылы янындагы басуга төшә. Ә бу вакытта Әнихәят апа үзенең оныгы 6 яшьлек Румия белән бәрәңге утырта.  “Әбекәй, кара, 2 баш төшә”, – ди шул вакыт Румия. Ике баш төшүе исә ике парашют төшүе белән аңлатыла. Аның берсендә Юрий Гагарин төшә, икенчесендә – төшү аппараты була. Әнихәят апа башта оныгының сүзләренә игътибар бирми. Аларга таба килүче кешене күргәч кенә ышана. Гагарин ярминкәсе белән орлык бәрәңгесенең бәйләнеше шунда”.

Сатуда орлык бәрәңгесеннән тыш орлыклар һәм утырту өчен кирәкле әйберләр, авыл хуҗалыгы продукциясе (ит, сөт продукциясе, бал, яшелчә, җиләк-җимеш, ашлык, печән), бакча инвентарьләре һәм башка товарлар булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X