erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Илдар Хаҗины искә алдылар

7 декабрьдә Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә районыбыз горурлыгы булган якташыбыз, шагыйрь, театр һәм цирк артисты, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булды.

 

      “Мин тормышка битараф түгел” дип исемләнгән очрашуда Казан шәһәреннән улы Алмаз, Яр Чаллыдан кызы Гөлназ һәм оныклары катнашты. Бу чарага килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Илдар Хаҗиның тормыш юлы һәм иҗаты”на багышланган  күчмә күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Мәктәп директоры Лилия Борһанова җитәкчелегендәге укытучылар коллективы һәм укучылар кичәне оештыруга җаваплы караганнар, ныклап әзерләнгәннәр, күренекле сәхнә остасы Илдар Хаҗи турында бик күп мәгълүматлар туплаганнар. Очрашуда аның шигырьләрен укыдылар, үзләре өйрәнгән спектакльдән өзекләр күрсәттеләр. Искә алу кичәсе һәркемнең күңелендә уңай хисләр калдырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                                 Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X