Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада хезмәтне саклау буенча семинар узды

    Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды.

    Анда район предприятие һәм оешмаларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә бу өлкәдә Хезмәт кодексына кергән үзгәрешләр турында фикер алышынды. Чыгыш ясаучыларның барысы да хезмәтне саклау чараларын төгәл үтәүнең әһәмиятен азсызыклады.

    Реклама

    Соңыннан узган ел коллективлар арасында хезмәтне саклау буенча үткәрелгән бәйгегә йомгак ясалды. Бу юнәлештә эшне үрнәк итеп оештырган районның үзәк хастаханәсе, Арча агросәнәгать көллияте һәм "Яңарыш" хуҗалыкларына район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: