erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада коточкыч авария булды

“ВАЗ – 21140” машинасы җәяүлене бәрдерә.

11 октябрь көнне Арчада коточкыч авария булды. Кичке 6 туларга 20 минутлар тирәсендә Банк урамындагы 16нчы йорт каршында җәяүлеләр өчен махсус юл аркылу урынында “ВАЗ – 21140” машинасы җәяүлене бәрдерә. Йөртүчесе зыян күрүчене авария булган урында калдырып, шәһәр үзәгенә таба хәрәкәтен дәвам итә. Анда тагын “Шевроле”га килеп бәрелә. “ВАЗ – 21140” машинасы белән идарә итүче исерек хәлдә була.

Бу Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән килгән рәсми мәгълүмат буенча. Әмма әле безгә килеп ирешкән рәсми булган мәгълүматлар да бар.

Алар буенча зыян күрүче безгә бик тә таныш булган, кайчандыр безнең күршедә генә алкоголь инспекциясендә эшләгән, ике бала анасы, бик акыллы, тәртипле, йөзеннән елмаю төшмәгән, ачык йөзле Лена Сабирова. Ул бик авыр хәлдә хастаханәгә озатыла, икенче көнне аны вертолет белән Казанга алып китәләр. Хәзерге вакытта Лена Казан хастаханәсендә. Бик авыр хәлдә. Аңа чын күңелдән сәламәтләнеп кайтуын телибез. Лена, көрәш, сине балаларың, ирең көтә. Аларга син бик тә кирәк.

Ире, дигәннән... Язмышмы, тәкъдирме, Ленаның ире Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегендә штаб начальнигы булып эшләүче Ришат Сабиров. Аны да барыбыз да яхшы белә. Ришатка зур сабырлык телибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә “ВАЗ–21140” машинасы белән идарә итүче элеккеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Инсаф Павлов булып чыкты. Ул кулга алынды, аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Бу елда Арча районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар тарафыннан 3 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 2 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.

Бик күп кеше машина белән йөри. Зинһар, юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз. Хәзер тиз караңгылана, күз күрүчәнлеге начарлана. Безнең белән мондый хәл булмас, дип нокта куя торган түгел. Ә инде исерек килеш руль артына утырып юлга чыгу бернинди кануннарга да сыймый. Шуның нәтиҗәсендә бернинди гөнаһсыз кешеләр зыян күрергә мөмкин бит. Авария тудыручының үзе өчен дә ахыры күңелле тәмамланмый. Кызганыч, ул аны айныгач кына аңлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ нэктэ шул урында жэяулелэр кичелешендэ 10 ел элек27нче сентябрь корне копэ кондез минем кодагыем Файзиева Гольчэчэкне дэ бэрдереп утерделэр,оч бала анасы иде ул,кызына бары7яшь иде.Кирэкмэгэн жиргэ светафор куялар,менэ нэктэ шушыБанк16 турысында ничэ еллар кеше тилмерэ бит!Мин моны чын йорэгем белэн язам,минем дэ нэк шушы юллардан ике оныкларым,ике газизлэрем йори,инде аллахыбыз узе сакласын?! Менэ бу 11нче сентябрь конне булган фажиганы мин узем курдам,гай хезмэткэрлэреннэн нишлэп светафор куймыйсыз шушы урынга,самый хэтэр жир бит дигэн сорауга,,светафоргына сакламый,, дип жавап бирделэр!Ник шул кадэр авыр микэнни светафор куярга,андагы сызыкны бар диптэ белмилэр,ул карангыда куренмидэ?!Нужели кеше гомерлэре шул светафордан да арзанмикэнни бу Гай хезмэткэрлэренэ?! Менэ ул Ленанын ике баласы теп_тере ятим калдылар,игре хатынсыз калды,э узе Лена эрэм буллы,бу хэллэрне башына тошкэн кешегенэ анлый шул!!!

    2
    X