Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада “Куркынычсызлык каешы” чарасы бара

    1 сентябрьдән 30ына кадәр Татарстанда “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чарасы уза. Чараның максаты юл хәрәкәтендә катнашучылар белән саклык каешларын куллану буенча профилактика уздыру, кагыйдә бозуларны кисәтүгә корылган.

     

    РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты буенча, машина йөртүче үзе генә түгел, пассажирлары да куркынычсызлык каешын мәҗбүри эләктерергә бурычлы. Каешны эләктереп йөрү юл һәлакәтләре вакытында җәрәхәтләр алуны гына түгел, үлем очракларын да киметә. Машина әйләнгәндә эләктерелгән каеш булу исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен саклап, бик игътибарлы һәм сак йөрергә чакыра.

     

     

     

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: