erid:2VtzquqpS7d
Арчада махсус режимны бозучыларга 22 беркетмә төзелгән
Арча яңалыклары

Арчада махсус режимны бозучыларга 22 беркетмә төзелгән

Арча районынды үзизоляция чорында полициянең мобиль төркемнәре сакта торуны дәвам итә.

Бүгенге көндә 22 беркетмә төзелгән. Башка водомство (алкоголь инспекциясе һ.б.) хезмәткәрләре дә дежур тора, беркетмә төзиләр.

Кичә үзизоляция режимын бозган  4 кешегә беркетмә төзелгән. Салмыш булганнар. 

Бүген 2 кешегә беркетмә төзелгән.

Хәзер дачага, авылдагы өйгә кайту өчен рөхсәт ике атнага бер генә бирелә.

Эшләр судта карала. Кисәтү белән чикләнгән эшләр дә бар.

Сак булыйк!

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев