Арчада махсус режим кагыйдәләрен бозган өчен 12 кешегә беркетмә төзелгән.
2 апрельдә Арча районында махсус режимны бозып, рөхсәтсез өйдән чыккан өчен полиция 12 кешене токтарлаган.
Аларга "Роспотребнадзор" хезмәте беркетмәләр төзегән
"Роспотребнадзор" хезмәткәре хәбәр иткәнчә, документлар судка җибәрү өчен әзерләнә.
Бу кешеләргә суд 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин.
Без полиция хезмәткәрләрен махсус режим кагыйдәләрен саклауны тикшергән вакытта төшереп алдык..
Нет комментариев