erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада референдум уза

Хөрмәтле арчалар! Арча муниципаль районында берничә ел рәттән гражданнарның үзара салым программасы тормышка ашырыла. Үзара салым җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү һәм җирле бюджетларны тулыландыруның мөһим инструментына әверелде. Гражданнардан җыелган һәр бер сумга Татарстан Республикасы бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлү программаның нәтиҗәлелеген арттыруда хәлиткеч роль уйный.


Әлеге акчалар җирле автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү, зират коймаларын яңарту, чишмәләрне һәм аларның территорияләрен төзекләндерү, урамнарны яктыртуны яхшырту, янгын гидрантлары һәм мотопомпалар алу һәм урнаштыру, балалар мәйданчыклары төзү һәм башка бик күп эшләрне башкару мөмкинлеге бирде. “Арча шәһәре” һәм “Сеҗе авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары карарлары белән 2019 елның 24 ноябрендә гражданнарның үзара салымын кертү буенча референдумнар узачак.
Бу көнне сайлау участогына килеп һәм “Әйе” дип җавап биреп, безнең һәрберебез шәһәрнең һәм җирлекләрнең үсешенә һәм чәчәк атуына өлеш кертү һәм аны якын киләчәктә яхшырак һәм тагын да уңайрак итү мөмкинлеге алачак.
Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X