Реклама
Әзер булыгыз: иртәгә сезгә киләләр.
Сабантуйга бүләк җыю - татар халкының иң матур гореф-гадәтләреннән берсе. Бүген Арча район мәдәният йорты хезмәткәрләре Арчаның Шәрыкъ бистәсендәге урамнарга бүләк җыярга чыктылар. Халык аларны бик җылы каршы алган. Бүләкләрнең дә яхшыларын биргәннәр. Җыр, гармун тавышы, көлү авазлары бәйрәм рухы өстәгән.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз