erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада шашка ярышлары узды

2 нче ноябрь көнне Арча Укучылар сараенда шашка  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә 4 нче, йомгаклау этабы район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде. 2010-2012 нче елгы  кызлар арасында район чемпионы- Кәче мәктәбеннән Кристина Ефимова. Арчаның 5 нче мәктәбеннән Илзинә Закирова  икенче урында.  3 нче урынга Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Камилә Фатыхова лаек булды.

                                          Малайлар   арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакиров яулады. Икенче призлы урында Арчаның 1 нче мәктәбеннән Әскәр Сәйфетдинов. Кәче  мәктәбеннән килеп малайлар белән ярышкан Азалия Усманова 3 нче урында.

    2007-2009  нчы елларда туган кызлар  арасында  иң көчлесе- Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова. Кәче мәктәбеннән Зәринә Гыйлметдинова 2 нче, 3 нче урында Апаз мәктәбеннән  Алинә Низамова. 

     Малайлар арасында  Апаз мәктәбеннән Руслан Котдусовка  тиңнәр булмады.  2 нче  урында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин . Яңа Кырлай мәктәбеннән  Әхтәм Зарипов 3 нче урынны яулады.

     2004-2006 нчы елгы кызлар арасында район чемпионы- Кәче  мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева .  Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Ләйлә Моратова  һәм Арчаның 2 нче мәктәбеннән  Анна Спиридонова    2 нче, 3 нче призерлар булдылар.

     Егетләр арасында  Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Динияр Моратов   җиңеп чыкты. Кәче мәктәбеннән Рамил Ахмадуллин  2 нче урында. Арчаның 2 нче мәктәбеннән  Илфат Гилазов  3 нче булды.

     2001-2003 нче елларда туган  кызлар арасында беренче баскычта Кәче мәктәбеннән килгән Эльвира Хазикаева. Яңа Кырлай мәктәбеннән Фирүзә Минҗанова  2 нче,  Арчаның 2 нче мәктәбеннән Эльвира Гиниятуллина 3 нче урыннарны яуладылар. 

    Егетләр арасында район чемпионы исеменә Арчаның  6 нчы мәктәбеннән Әмир Нуретдинов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-  Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шигапов  һәм Кәче мәктәбеннән Руслан Вәлиәхмәтовлар.

    Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.

    Башлангыч мәктәпләр арасында Арчаның 3 нче мәктәбе 1 нче урында  (тренеры Светлана Әхмәтҗанова). 2 нче урынны Пөшәңгәр мәктәбе яулады (тренеры Раушан Котдусов)

    Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), Яңа Кишет мәктәбе 2 нче булды (тренеры Рәдис Сәйфетдинов). Утар-Аты мәктәбе 3 нче урында (тренеры Илнар Сабиров).

    Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Илфат Шакиров . Арчаның 6 нчы һәм 2 нче мәктәпләре  2 нче, 3 нче урыннарда (тренерлары Хәйдәр Зәйнуллин).

2019 нче елда шашка буенча үткәрелгән 4 этапның да нәтиҗәләрен кушып, төркемнәрдәге иң көчле уенчылар, иң көчле төркемнәр, иң көчле мәктәпләр билгеле булды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Үз төркемнәрендә 3 нче урыннарны алдылар: Арчаның 5 нче мәктәбеннән Илзинә Закирова, Арчаның 2 нче мәктәбеннән Камил Саляхов һәм Анна Спиридоновалар , Шушмабаш мәктәбеннән  Иркә Сәмигуллина һәм Илүзә Шәймуллина, Пөшәңгәр мәктәбеннән Руслан Котдусов, Кәче мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин  һәм  Руслан Вәлиәхмәтовлар.

  Үз төркемнәрендә 2 нче урыннарны алдылар: Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Камилә Фатыхова, Ләйлә Моратова, Динияр Моратов, Әмир Нуретдиновлар,

 Кәче мәктәбеннән Азалия Усманова һәм Зәринә Гилметдинова, Яңа Кырлай мәктәбеннән Әхтәм Зарипов, Фирүзә Минҗановалар. 

     Үз төркемнәрендәге район чемпионнары:  Яңа Кырлай  мәктәбенннән Булат Шакиров, Алсу Шакирова, Солтан Шигапов, Арчаның 2 нче мәктәбеннән Илфат Гилазов,  Кәче мәктәбеннән Кристина Ефимова, Ильяр Мортазин, Тәнзилә Нуриева , Эльвира Хазикаевалар. Аларга “2019 нчы елның иң көчле шашкачысы” дигән тасмалар бүләк ителде. Алар арасында  аерым ярыш үткәрелеп,  Арча районының  2019 нчы елгы иң көчле шашка уйнаучы кызы һәм егете ачыкланды. Кәче мәктәбеннән Эльвира Хазикаева һәм Яңа Кырлай  мәктәбенннән Булат Шакиров - районның абсолют чемпионнары, аларга кубоклар тапшырылды.

 

     Мәктәпләр арасында 4 этап очколары суммасы буенча команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.  Шушмабаш һәм Утар- Аты мәктәпләре 3 нче урында. Икенче урында Пөшәңгәр, Яңа Кишет һәм Арчаның 6 нчы мәктәпләре. Беренче урынны Арчаның 3 нче мәктәбе, Кәче һәм Яңа Кырлай мәктәпләре яуладылар.

    Төркемнәрдәге команда беренчелегендә 4 төркемнең 1сендә Яңа Кырлай мәктәбе, 2сендә Кәче мәктәбе , 1сендә Арчаның 6 нчы мәктәбе җиңеп чыгып , кубокларга ия булдылар.

    “Иң көчле шашка уйнаучы мәктәп”  номинациясендә 3 нче урынны Арчаның 6 нчы мәктәбе алды (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), 2 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Илфат Шакиров) , 1 нче урынга Кәче мәктәбе чыкты (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин). Кәче мәктәбе күчмә кубок белән бүләкләнде. 

  Призлы урыннарны алган  укучыларны, мәктәпләрне бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин),   балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X