erid:2VtzquqpS7d
Арчада тагын коронавирус йоктыручылар бар
Арча яңалыклары

Арчада тагын коронавирус йоктыручылар бар

Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән.

Аларның 24е хастаханәгә озатылган, калган 47 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.

География

Казан - 45,

Яр Чаллы - 17

Апас - 2

Арча - 2

Балтач -1-

Биектау - 1

Түбән Кама - 1

Питрәч -2.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (45 кеше) Казанда ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2546 очрагы теркәлгән.

 


Нет комментариев